«Яңа ел каруселе»: әкияти сәяхәт (6+)
10
Гыйнвар 2023
Сишәмбе
Кышкы каникуллар вакытында кече мәктәп яшендәге балалар өчен 15 нче санлы китапханә «Яңа ел каруселе» дигән әкияти сәяхәтләр сериясе уздырды. Балаларны Оле-Лукойе каршы алды. Ул үзе һәм үзенең тылсымлы зонтиклары турында сөйләде. Аның белән бергә балалар әкият сукмаклары буйлап тылсымлы сәяхәткә кузгалды. Бу эштә аларга «Әкиятләр сандыгы», «Музыкаль патефон» һәм «Әкияти телеграммалар» уен-викториналары ярдәм итте. Укучыларга кунакка Кар патшабикәсе керде. Ул аларны өшетмәкче булды һәм «Карлы» кышкы уены аша сынау уздырды. Убырлы Карчык та читтә калмады, ул балаларның белемнәрен тикшерде. Малайлар һәм кызлар аның барлык кышкы әкияти биремнәрен уңышлы башкарып чыкты. Сәяхәт Кыш Бабайның котлавы һәм аның яңа ел табышмаклары белән тәмамланды. |